news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә кышкы каникуллар чорында балалар өчен ишегалды лагерьлары эшли

Хәзерге вакытта Зәй шәһәре урамнары һәм паркларында барлыгы 10 ишегалды лагеры оештырылган, аларда теләгән һәр бала катнаша ала.

(Зәй, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары»). Яңа ел бәйрәмнәре укучы балаларның кышкы каникуллары чорына туры килә. Татарстанның Зәй шәһәрендә 3-12 гыйнварда балалар өчен ишегалды лагерьлары эшли. Аларда сәгать көндезге 1дән 3кә кадәр әйдаманнар балалар өчен төрле чаралар, уеннар уздыра. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Зәй шәһәре урамнары һәм паркларында барлыгы 10 ишегалды лагеры оештырылган. Аларда теләгән һәр бала катнаша ала.

«Ишегалды лагеры» проекты Зәйдә җәй көннәрендә дә гамәлгә ашырыла. Бу проектның Россия күләмендәге яшьләр проектлары бәйгесендә җиңеп, федераль грант отканы бар. Лагерьда «Легенды 17» педагогик отряды әйдаманнары эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot