Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең киләсе елга эш планын расладылар
Комиссия рәисе бурычлар куйды һәм комиссия әгъзаларына ел дәвамында башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде.
(Зәй, 3 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлекне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Көн тәртибендә район эчке эшләр бүлегенең 2018 елда коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлеге, район территориясендә җир белән бәйле законнар үтәлеше һәм хуҗасыз күчемсез милек объектларын, шулай ук нәтиҗәле файдаланылмаган җир кишәрлекләрен әйләнешкә кертү, 2018 елның беренче яртысында хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән актларны мониторинглау нәтиҗәләре турында мәсьәләләр тикшерелде.
Утырышны комиссия рәисе Разиф Кәримов алып барды. Ул утырыш каравына чыгарылган мәсьәләләр буенча фикерен белдереп, бурычлар куйды һәм комиссия әгъзаларына ел дәвамында башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде. Утырышта комиссиянең 2019 елга эш планы проекты расланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз