news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә коррупциягә каршы көрәш чаралары барланды

Утырышта “Зәй районында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” муниципаль программасы үтәлеше каралды.

Зәйдә коррупциягә каршы көрәш чаралары барланды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 14 март, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйдә коррупциягә каршы көрәш буенча чараларны координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда “Зәй районында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” муниципаль программасы үтәлеше каралды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Утырышны алып барган район башлыгы Разиф Кәримов һәр өлкәдә коррупциячел гамәлләргә юл куелмау мөһимлегенә басым ясады. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Татьяна Токмакова башкарылган эшләр хакында бәян итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100