news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә коррупциягә каршы бергәләп көрәшәләр

Торак-коммуналь хуҗалыгы системасында күпкатлы йортларга төзекләндерү үткәрү өчен билгеләнгән акчаны максатчан кулланылу мәсьәләсе дә күтәрелде.

(Зәй, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй районында даими рәвештә уздырылып килүче коррупциягә каршы көрәшне координацияләү буенча комиссиясе утырышларында төрле мәсьәләләр карала, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үткән чираттагы утырышта агымдагы елның 6 аенда районда ачыкланган коррупция гамәлләре буенча шәһәр прокуроры Ринат Кәримов чыгыш ясады. Шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция гамәлләрен кисәтү эше барышы да бәян ителде. Моннан тыш, торак-коммуналь хуҗалыгы системасында күпкатлы йортларга төзекләндерү үткәрү өчен билгеләнгән акчаны максатчан кулланылу мәсьәләсе дә күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot