Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә комсомолның 100 еллыгын билгеләп үттеләр
Стендлар, экспонатлар аша комсомолның тулаем тарихын, шулай ук Зәй район комитеты, соңрак шәһәр комитеты эшчәнле тарихын күзаллау мөмкин иде.
(Зәй, 30 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан һәркайда тантаналар булып узды. Зәйдә яшәүчеләр дә комсомол мәктәбен узган берничә буын вәкилләре өчен оештырылган кичәдә очрашты. Бу турыда район басмасы яза.
Аңа яшь армиячеләр, студентларның төзелеш отрядлары әгъзалары, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте вәкилләре чакырылды. Туган як тарихын өйрәнү музее юбилей уңаеннан бай күргәзмә оештырды.
Стендлар, экспонатлар аша комсомолның тулаем тарихын, шулай ук Зәй район комитеты, соңрак шәһәр комитеты эшчәнле тарихын күзаллау мөмкин иде.
Кичәдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьләләр буенча урынбасары Александр Чапков район башлыгы исеменнән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз