Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә комбайннар парады үтте
Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү шартлары аңлатылды, аларга кызыксындыру чаралары да уйланыла.
(Зәй, 20 июль, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Зәйлеләр быел да урып-җыюга республикада алдынгылар рәтендә керешергә җыена. Традиция буенча районда уракка төшәр алдыннан барлык төр урып-җыю техникасын әзерлек сызыгына куеп, тикшерү үткәрелә, дип яза җирле басма.
Урак алдыннан техника әзерлеген тикшереп, механизаторлар белән очрашып, мөһим компания алдыннан аралашу-сөйләшү кирәк. Бу уңайдан районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россельхознадзор», "Агрокөч" АҖ, "Агрокөчтөркем" ЯАҖ һәм башка белгечләре катнашында комбайннар парады уздыру башланды. Аның беренчесе "Зәй" агрофирмасының "Нур" бүлекчәсеннән башланды, аннан "Нива" ҖЧШендә, "Восток" агрофирмасының "Үрнәк", “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсендә дәвам итәчәк. Комбайннар парадында район башлыгы Разиф Кәримов һәм "Агрокөч" АҖ генераль директоры урынбасары Владимир Егоров катнашты.
Агымдагы елда район буенча 12 мең, 800 гектар - көзге, 8, 400 гектары язгы бодай, 14 мең, 500 гектары арпа җыеп алу бурычы тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, басуларда барлыгы 50 комбайн эшләячәк, өстәмә отрядларның килүе дә көтелә. Өстәмә техника белән тәэмин ителеш яхшы күренеш.
Районда урып-җыю техникасы торышы яхшы, хәзер тамырдагы бөртекнең дымлылыгы 43-44 процент, диләр белгечләр.
"Зәй" агрофирмасының "Нур" бүлекчәсендә бер дистә тимер ат - “Нью-Холланд”, “Тукано”, “Мега”комбайннары эшләячәк. Комбайннар яңа, алар бары берничә сезон эшләгән, икешәр комбайнчы белән тәэмин ителгән.
- Комбайннар төзек, уракка әзер, кәеф күтәренке, - диләр “Нур” бүлекчәсе комбайнчылары. Алар барысы да диярлек тәҗрибәлеләр, үз эшләренә җаваплы карыйлар.
Комбайнчылар махсус эш киеме белән тәэмин ителгәнме, янгын куркынычсызлыгы кирәк-ярагы бармы, аның буенча таләпләр үтәләме? Комиссия игътибарыннан бер нәрсә дә читтә калмады, һәр комбайн ныклы тикшерү үтте, һәр бөртекне югалтмауга аерым игътибар ителде.
Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү шартлары аңлатылды, аларга кызыксындыру чаралары да уйланыла, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз