news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә китапханәчеләр бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды

Зәйдә “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе” республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Зәйдә китапханәчеләр бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 27 сентябрь, "Татар-информ","Зәй офыклары", Николай Шамионов). Кичә Зәйдә “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе -2019” республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр ачыкланды. Мәктәп китапханәсе - шәһәр-авыл мәктәп китапханәләре арасында иң зурысы. Аның китап фонды - 39 мең данә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул шәһәрнең 6нчы мәктәп китапханәсе базасында үтте һәм бу очраклы түгел, биредә эшләүче тәҗрибәле китапханәче Галина Денисова - әлеге конкурста 2015, 2016, 2018 елларда беренче урынны яулаган хезмәткәр. 

Конкурста шәһәр-районның 22 китапханәчесе катнашты. Алар эшчәнлекләре буенча портфолио һәм презентацияләр әзерләгән иде. Мәгариф идарәсе һәм Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләреннән торган махсус жюри составы катнашучыларның балалар белән аралашуы, эшендә яңа алымнар куллануы, үз эшчәнлеген презентация аша тулы итеп яктыртуга игътибар бирде.

Жюри шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә эшләүче китапханәчеләрне аерым бәяләде. Шәһәр мәктәпләрендә китапханәчеләре арасында 1нче урын быел да Галина Деносовага (6нчы мәктәп) бирелде. 2нче урында ике китапханәче: Миләүшә Миннегулова (7нче мәктәп) һәм Ландыш Кәримова (3нче мәктәп), Ольга Коклина (1нче мәктәп) 3нче урында.

Авыл мәктәпләре китапханәчеләре арасында 1нче урынга Рәмзия Зарипова (Сәвәләй мәктәбе) лаек дип табылды. 2нче урында – Нурзилә Галиуллина (Югары Мәлем), 3нче урында – Галина Черешева (Төги).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100