news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә киләсе елда агросәнәгать паркы проекты гамәлгә ашырылачак

Икътисад министры урынбасары Дәүләт Советының комитет утырышында нефть эшкәртү, җитештерү өлкәсе, авыл хуҗалыгы һ.б өлкәләр үсеше турында сөйләде.

Зәйдә киләсе елда агросәнәгать паркы проекты гамәлгә ашырылачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Зәйдә киләсе елда агросәнәгать паркы проекты гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Ул, нефть эшкәртү, җитештерү өлкәсе, авыл хуҗалыгы һ.б өлкәләр үсешен фаразлап, саннар атады.

  • Олег Пелевин “Татарстан Республикасының 2019 елга һәм 2020, 2021 елгы план чорына бюджеты” №499-5 закон проекты турындагы доклад белән чыгыш ясады.

“2019-2021 елларда 12 муниципаль районда сөт комплекслары һәм киләсе елда Зәйдә – агросәнәгать паркы эшли башлар, дип көтелә. Аларның проектлары гамәлгә ашырыла”, - диде Олег Пелевин.

Икътисад министры урынбасары нефть эшкәртү үсеше турында да әйтте. “2018 ел нәтиҗәләре буенча, сәнәгать үсеш темплары – 101,3 %, авыл хуҗалыгы үсеш темплары – 100,1 %, төзелеш – 98,6 %, данәләп сәүдә итү – 105,7 %. Нефть эшкәртү буенча яңа таләпләр кертелү сәбәпле, 2019 елда нефть эшкәртү күләме Татарстанда 14 млн тоннага кадәр үсеш алыр дип фаразлана”, - диде Олег Пелевин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100