news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә "КИА" машинасы бетон коймага бәрелеп, йөртүчесе һәлак булган

Һәлакәт Тавлин урамында килеп чыккан.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Зәйдә "КИА" йөртүчесе машинасы белән бетон коймага бәрелеп һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич Зәй шәһәренең Тавлин урамында “КИА” машинасының 55 яшьлек йөртүчесе, йөртү тизлеген арттырган һәм, идарәне югалтып, юлдан чыгып киткән. Машина бетон коймага барып бәрелгән.

“КИА” машинасын йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ир-атның саклану каешын эләктермәгән булуы ачыкланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot