news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финал ярышлары узды

Зәйдә җиңү яулаган ике команда Идел буе федераль округы Чемпионатының финал ярышларда катнашу өчен юллама ала.

(Зәй, 27 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәйдә Татарстан республикасы "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финал ярышлары узды, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.

Республика шәһәр-районнарының төбәк этабында финалга чыккакан 16 яшь баскетболчылар командалары (8 кызлар һәм 8 егетләр командалары) Татарстанның иң көчле баскетбол командасы исемен яулау өчен тырыша.

Ярышларны ачу тантанасында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Кукмара, Тәтеш Һәм башка шәһәр-районнардан килгән спортчыларны район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Зәйнең егетләр командасы - 7нче, кызлар командасы 6нчы мәктәп укучыларыннан тупланды.

Зәйдә җиңү яулаган ике команда (кызлар һәм егетләр командасы) Идел буе федераль округы Чемпионатының финал ярышларда катнашу өчен юллама ала. Турнир март аенда узачак, диелә район хәбәрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot