news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә "Керәшеннәр җыру әйтә" концерт-фестивале узды

Фестиваль-концерт халыклар арасында дуслык-татулыкны тагын да ныгытуга мәдхия җырлау чарасы булуны раслады.

(Зәй, 22 гыйнвар, “Татар-информ", “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Кичә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты, композитор, башкаручы, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов җитәкчелегендәге “Керәшеннәр җыру әйтә” концерт-фестивале аншлаг белән үтте.

Әлеге фестиваль тәүге мәртәбә 2011 елда Чаллыда старт алып, һәр елны уздырылып киленә. Ә менә Зәй шәһәрендә ул беренче мәртәбә үтте.

Бу кичтә бөтен республикадан җыелган керәшен җырчылары бер сәхнәдә чыгыш ясады. Концертта Сарсаз-Баграж авылыннан “Сандугач” керәшен балалар ансамбленнән алып, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, элек Зәйдә шактый еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә Алабуга мәдәният көллияте укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Гатауллина һәм башка бик күп танылган сәнгатькарләр, шулай ук әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы артистлар да бар иде. Фестиваль-концерт халыклар арасында дуслык-татулыкны тагын да ныгытуга мәдхия җырлау чарасы булуны раслады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100