news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә караклыкта шикләнелүче ир-ат тоткарланган

Хәзер әлеге гамәл буенча тикшерү эше бара.

 (Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Полиция хезмәткәрләре Зәйдә караклыкта шикләнелүче ир-атны тоткарлады, дип яза "Зәй офыклары" газетасы сайты. Ул 5-10 октябрьдә шәхси хуҗалыктан 10 поддон керамзит блоклар, 300 литрлы металл савыт, бензин пычкысы, шөреп боргыч, газ белән кискеч, электр двигателе чорнагычы, агач һәм металл ишекләр урлап чыгуда шикләнелә.

Хәзер әлеге гамәл буенча тикшерү эше бара, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot