news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә капиталь төзекләндерелүдән соң, яшьләр үзәге ачылды

Барлыгы 18 миллион суммага эш башкарылды.

Зәйдә капиталь төзекләндерелүдән соң, яшьләр үзәге ачылды
zainsk-rt.ru/news/tema-dnya/zyd-yashlr-zge-kapital-tzeklndereldn-so-tantanaly-tst-achyldy

(Зәй, 29 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Кичә Иске Зәй бистәсендә капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгәннән соң, яшьләр үзәге тантаналы төстә ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге объект 2018-2019 елларның яшьләр үзәкләрен капиталь төзекләндерү программасына кертелеп яңартылды. 1317,4 квадрат метр мәйдан биләгән әлеге бинада хәзер балалар-яшүсмерләр өчен төрле шөгыльләр белән мавыгуга заманча шартлар тудырылды.

Төзелеш эшләре барышында биредә су, канализация, электр челтәрләре системалары алыштырылды, түбә, фасад яңартылды. Барлыгы 18 миллион суммага эш башкарылды. Яшьләр үзәгенең матди-техник базасын заманчалаштыру максатында республика бюджетыннан өстәмә 1 миллион сум бирелде. Ә үзәкнең әйләнә-тирәсен төзекләндерү-яшелләндерүне 2,5 миллион сумга җирле бюджет хисабына башкардылар.

Яшьләр үзәген тантаналы төстә ачуда район башлыгы Разиф Кәримов, Россиянең Главгосэкспертиза оешмасының Казан филиалы җитәкчесе Фәрит Хәнифов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашып, яшь буынга мөрәҗәгать итеп, тудырылган шартлардан 100 процент файдалануны сорадылар, төрле юнәлешләрдә шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешүләрен теләделәр.

Билгеле булганча, Татарстанда яшьләр үзәкләрен капиталь төзекләндерү һәм матди базаны ныгытуга 112 миллион 415,7 мең сум тәгаенланган. Аның кысаларында республикада 9 яшьләр үзәге төзекләндерелергә тиеш. Безнең районның Иске Зәй бистәсендәге яшьләр үзәге - барлык эшләр төгәлләнгән беренче объект.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100