news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Сәламәтлек комбинаты” ачылды

Ремонт эшләре өчен республика бюджетыннан 28 миллион сум акча сарыф ителде.

Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Сәламәтлек комбинаты” ачылды
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Агымдагы елда шәһәр-районда бик күп социаль объектлар капиталь төзекләндерелде. Шуларның берсе – “Сәламәтлек комбинаты” муниципаль унитар предприятиесе. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһәр өчен бик тә мөһим булган әлеге комбинат 2008 елда файдалануга тапшырылган иде. Ул мунча хезмәтен үтәде. Аның җылылык челтәре дә, вентиляция системасы да шактый гына тузды, биредә хезмәт күрсәтү сыйфатын тагын да югарырык дәрәҗәгә күтәрү зарурлыгы туган иде.

“Сәламәтлек комбинаты” муниципаль унитар предприятиесен зур төзекләндерүдән соң ачылыш тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре Илнар Хафизов һәм Антон Петров, район һәм шәһәр Советы депутатлары, шәһәрнең эре предприятие җитәкчеләре катнашты.

Капиталь төзекләндерүдән соң комбинат танымаслык булып үзгәрде. Биредә зәйлеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылды, әлеге максатка бик күп яңалыклар да булдырылды. Кер юу хезмәте күрсәтү югары дәрәҗәдә булачак. Моның өчен яңа машиналар сатып алынды.

Ремонт эшләре өчен республика бюджетыннан 28 миллион сум акча сарыф ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100