Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә капиталь ремонт эшләрен район башлыгы контрольдә тота
Быел 17 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерү узачак.
(Зәй, 8 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Җәйгә чыгуга Зәй шәһәрендә төзелеш мәйданына әверелә. Быелгы ел да искәрмә түгел: социаль-мәдәни объектларда төзекләндерү эшләре кайный. Алар арасында күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү аерым урын алып тора, дип яза җирле басма.
Әлеге программа гамәлгә кергәннән алып Зәйдә аннан мөмкин кадәр яхшырак файдаланып калу өчен максатчан эш алып барыла. Хәбәр ителгәнчә, программа нигезендә быел 17 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндерү узачак. Аларда эш барышы район башлыгының контролендә тора һәм ул даими рәвештә объектларда булып, аларда эш барышы белән таныша. Әлеге уңайдан Разиф Кәримов бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов белән берлектә капиталь төзекләндерү кайнаган Энергетиклар урамының 2, 4, 9нчы, Никифоров урамының 66, 73нче, Җиңү проспектының 1/04, 1/22нче, Поручиктагы Яңа урамның 11, 12 нче, Иске Зәй бистәсенең Яшьләр урамы 7нче һәм Макаров урамы 7А йортларында барган эш белән танышты. Объектларда төзекләндерү эшләрен башкаручы подрядчы оешма җитәкчеләре белән очрашу вакытында сүз эш графикларының үтәлеше, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре, хәл итәсе проблемалар турында барды.
Энергетиклар урамының 4нче һәм 5нче йортларында бүгенге көндә кайбер эшләрне “СК простор” ҖЧШ башкара.
-Мин җитәкләгән оешма шәһәрдә эшчәнлеген 2014 елдан башлады. Без Зәйнең шактый объектларын төзекләндерүдә катнаштык. Узган ел “Энергия” стадионын үзгәртеп коруда да эшләргә туры килде. Быел менә күпфатирлы йортларны ремонтлауга алындык. Бу йортларда без түбә ябу, йорт фасадларын ремонтлау, отмостка җәю һәм электр челтәрен алмаштыру эшләрен башкарырга тиеш. 14 июньдә эшли башладык. Объектны тапшыру вакыты – 15 август. Әлегә эш графигы бозылмый, эшне билгеләнгән вакытка тәмамларга тырышачакбыз, - диде ширкәт җитәкчесе Илнур Таһиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз