news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә көзге культураларны тукландыруга керештеләр

Агрегатлар туфрак җебегәнче дип иртәнге сәгать 2дән эшкә керешә.

(Зәй, “Татар-информ”,12 апрель “Зәй офыклары”, Рәзимә Кашапова). Узган атнада Зәй хуҗалыкларда кыр эшләренә техникалар әзерлеге каралса, бу атна башында район аграрийлары язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Көзге культураларны тукландыруга быел да беренчеләрдән булып “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте кереште. Кыр эшләренә старт бирүдә район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, идарә белгечләре, агрофирма һәм бүлекчә җитәкчеләре, агрономнар катнашты, дип яза район матбугаты.

Ширкәттә кырга аммиак селитрасын ике “Туман” агрегаты тарата. Агрегатны ашлама белән тәэмин итүдә өзеклек юк: ашлама 1 гектар мәйданга 1 центнер исәбеннән кертелә. Агрегатлар туфрак җебегәнче дип иртәнге сәгать 2дән эшкә керешә. Бер-ике көннән алар сафын өч очкыч тулыландырачак. Бу исә эшне күпкә тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. Шунысы игътибарга лаек, быел яз үзенчәлекле, басуларда ерганаклар ярып гөрләвекләр акмый, эрегән кар суы туфракка сеңеп бара, моның белән ашлама чәчүлекләрдә тиз үзләштерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100