news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә көрәшчеләр Бөтенроссия турнирына җыелды

Бил алышларда 200 дән артык спортчы катнаша.

Зәйдә көрәшчеләр Бөтенроссия турнирына җыелды
zainsk-rt.ru

(Зәй, 3 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия турниры ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россия көрәш федерациясенең вице - президенты Равил Ногманов, Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Мәртәбәле бил алышка Карачай-Черкесия, Киров, Башкортстан, Татарсттан, Удмуртия, Мари Эл, Мордовия, Самара, Ульян, Яраслау, Ханты-Мансийск автономияле, Ямал милли округыннан да көрәшчеләр килде. Бил алышларда 200 дән артык спортчы катнаша. Турнир ике көн дәвамында барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100