Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә күпкатлы йортларның ишегалды торышы тикшерелде
Ишегалларының тәртибе аерым затларның контроленә куелачак.
(Зәй, 10 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйнең күпкатлы йотрлары ишек алларын кардан чистарту торышын район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге махсус комиссия карады, дип яза җирле басма.
Декабрь ае күптән көтелгән карның мулдан явуы белән башланып китте. Ә бу исә кар чистарту мәшәкате турында әлегә онытып торган торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренә эшне арттырды. Разиф Кәримов шәһәрнең төрле микрорайоннарындагы күпкатлы йортларның ишек алды чистартылышын караганнан соң эшнең бик үк канәгатьләнерлек түгел икәнен билгеләде.
- Әле беренче кар җиргә ятты гына, ә чистартылу эше тиешенчә үтәлмәгән урыннар инде күзгә бәрелеп тора. Һәр ишегалдының чистартылышына җаваплы хезмәткәр, эш сәгате дәвамында нинди эшләр башкарырга тиешлеген төгәл белергә тиеш, бер урынны чистартып, икенче урын игътибардан читтә калмасын, - диде ул.
Аеруча идарәче компаниягә караган йортларның ишегаллары тәртибе борчуга салды комиссия әгъзаларын. Биредә 70 ишегалдын 34 урам җыештыручы чистарта, әмма кардан арчылмаган, ә урыны белән бөтенләй көрәк тимәгән урыннар шактый булуы билгеләнде.
Моның өстенә, машиналарын ишегалларында калдырып, кардан чистартуга комачаулык тудыручы шәһәрдәшләрнең күп булуы да борчу тудыра. Алга таба һәр урамга чистарту техникасын график буенча кертеп, билгеләнгән вакытта, шул урам ишегалларында шәхси техниканы калдырмау таләбен кую күздә тотыла. Бу турыдагы мәгълүмат халыкка таратылачак.
Ә инде ишегалларының тәртибе аерым затларның контроленә куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз