news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә күпьеллык үләннәр, көзге культураларны тукландыру һәм тырмау төгәлләнгән

Дым каплату эше 39100 гектарда башкарылган

 (Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Зәй муниципаль районында кыр эшләре дәвам итә. Авыл хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәр, көзге культураларны тукландыру һәм тырмау кебек мөһим агротехник чаралар үткәрүне төгәлләде, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” газетасы.
Дым каплату эше бара, ул 39100 гектарда башкарылган. 7400 гектарда арпа, 600 гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Чөгендер чәчүне “Зәй шикәре” һәм “Зәй” агрофирмалары алып бара. Әлеге агрофирмалар 600 гектарда берьеллык үлән чәчәргә дә өлгергән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot