news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә көчле җил йортларның түбәләрен алып аткан

Профнастил калдыклары газ торбасына ауган, шул сәбәпле бу йортларга газ бирү туктатылган.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Зәй районында һәм шәһәрдә көчле җил шәхси йортларга һәм хуҗалык корылмаларына зыян салган, дип хәбәр итә “Новости Заинска”.

Шәһәрнең Зәй-2 иске өлешендә, Кызыл Армия, Ударная, Полевая урамнарында йортларның түбәсен алып аткан.

Кызыл Армия урамында Профнастил калдыклары газ торбасына ауган, шул сәбәпле бу йортларга газ бирү туктатылган. Газүткәргечне иртәгә ремонтлаячаклар.

Әхмәт, Кадер, Куш-Елга авылларында берничә хуҗалык корылмаларының түбәләрен алып аткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot