Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә исерек ир-ат олы яшьтәге әнисен вәхшиләрчә кыйнаган һәм буып үтергән
44 яшьлек исерек ир 63 яшьлек әнисенең күкрәгенә һәм башына аяклары белән күп тапкыр суккан.
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Зәйдә 44 яшьлек исерек ир-ат үз әнисен вәхшиләрчә кыйнаган һәм буып үтергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы идәрәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмече Андрей Шептицкий хәбәр итте.
“Тикшерү версиясе буенча, 18 ноябрь төнендә Ленин урамындагы бер йортта 44 яшьлек исерек ир-ат 63 яшьлек әнисенең күкрәгенә һәм башына аяклары белән күп тапкыр суккан. Шуннан соң олы яшьтәге хатын-кызны электр чыбыгы белән буа башлаган”, - дип сөйләде Андрей Шептицкий.
Ирнең бергә яши торган хатыны әлеге фаҗиганең шаһиты булган. Ул иренең кулыннан чыбыкны тартып алырга һәм тынычландырырга тырышкан. Ләкин гаепләнүче ир хатынына үтерү белән янаган. Һәм жгут алып әнисен буып үтергән.
Җинаятьтә шикләнелүчене кулга алганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Гаепләнүчегә карата “Үтерү” маддәсе нигезендә эш ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз