news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә ир-ат тыелган урында суга сикергән һәм баткан

Фаҗига Зәй сусаклагычында булган.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Зәй районында исерек ир-ат тыелган урында суга сикергән һәм баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә иртән фаҗига шаһиты ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Зәй су саклагычында ир-ат батуын, әйберләре яр буенда калуын хәбәр иткән.

Һәлакәт урынына Зәй эзләү-коткару төркеме, табиблар һәм полиция барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot