news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды

Узган ел 8 инвалид эшле булды.

(Зәй, 1 март, «Татар информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Кичә Зәй мәшгульлек үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды, дип яза җирле басма.

Агымдагы ел башыннан биредә 26 кеше исәптә тора. Быел инвалидлар өчен махсус ярминкәнең беренчесе ул. Узган ел оештырылган шундый ярминкәдә 8 инвалид эшле булган, 2се исә үз эшен булдырган.

Мондый ярминкәләрне көтеп алабыз, ди инвалидлар. Бу көнне аларга үзәк китапханә, район мәдәният йорты, шәһәрнең 1, 2, 3, 6, 7нче мәктәпләре, “Урман әкияте” балалар бакчасы, “Техно” заводы һ.б. оешма-учреждениеләр квоталы эш урыннары тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot