news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә ике сәгатьтә 29 юл кагыйдәсен бозучы теркәлгән

“Тоннель” операциясе алга таба да дәвам итәчәк.

(Зәй, 17 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 14 июньдә үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында 29 кагыйдә бозучы теркәлгән, дип яза җирле басма.

- Шулар арасыннан 11е - юл кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафларны үз вакытында тәлүмәүчеләр, 9 очракта саклык каешларын эләктереп йөрмәүчеләр, 2 очракта тизлек режимын бозучылар булды. Руль артына утыруның үзең һәм башкалар гомере өчен җаваплылык тоту икәнен онытмасын иде һәр машина йөртүче дә, ди – ЮХИДИ хезмәткәре Рөстәм Биктаһиров.

“Тоннель” операциясе алга таба да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot