news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә иң зур татлы мамык ясап, рекорд куйдылар

Татлы мамыкның озынлыгы 2 метр, киңлеге 66 сантиметр һәм авырлыгы 2,7 килограмм.

Зәйдә иң зур татлы мамык ясап, рекорд куйдылар

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Иң зур татлы мамык ясау буенча Россиядә беренче рекорд теркәлде. Аны Зәйдә ясадылар. 30 августта, әлеге рекордны теркәү өчен шәһәргә Россия Рекордлар китабы эксперты Александр Пересвет килде. Бу турыда “Новый Зай” сайтында хәбәр ителә.

“Зәйлеләр сезне сәламлим. Мин, рекордлар авторы буларак, уникаль нәрсә дә булса эшләү авырлыгын аңлыйм. Әмма сез тырыштыгыз һәм моны эшләдегез! Хәзер Зәй муниципаль районы уникаль! Сез барыгыз да уникаль! Шулай итеп, Россиядә озынлыгы 2 метр, киңлеге 66 сантиметр һәм авырлыгы 2,7 килограмм булган иң зур татлы мамык рәсми рәвештә теркәлгән дип игълан ителә. Рекордчы - Зәй муниципаль районы”, - дип игълан итте ул.

Сертификат район башлыгы Рәзиф Кәримовка тапшырылды. Аннан соң баллы мамыкны балаларга тараттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100