news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысын ачыклыйлар

Конкурсның төбәк турына Зәй данын быел кем яклаячагы тиздән ачыкланачак.

(Зәй, 28 ноябрь, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәйдә “Тормыш иминлегенигезләре укытучылары-оештыручылары арасында тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы” республика конкурсының муниципаль этабы башланды, дип яза җирле басма.

Кичә шәһәрнең 6нчы мәктәбе базасында дүрт мәктәп – шәһәрнең 4, 6,7нче һәм Түбән Биш мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучылары Сергей Зыков, Александр Ширяев, Сергей Петрушенко һәм Ирек Заһриев мәриф идарәсе белгечләре алдында ачык дәресләр күрсәттеләр. Конкурс нигезләмәсе буенча укытучыларга күрсәтмә дәрес темасын үзләренә сайлау мөмкинлеге бирелгән.

Сергей Зыков һәм Сергей Петрушенко 10нчы сыйныфларда “Атом-төш коралы һәм аның хәрби үзенчәлекләре”, Александр Ширяев “Хәрби кораллар: Калашников автоматы”, Ирек Заһриев исә “Террорчылык һәм аңа каршы тору” темасын сайлаганнар. Шунысын да әйтик, укытучылар арасында Ирек Заһриев конкурста берече ел гына үзен сынаса, Александр Ширяев һәм Сергей Петрушенко - республика җиңүчеләре булып танылырга өлгергән тәҗрибәле укытучылыр.Александр Ширяев 2016 ел конкурсында лауреат исеменә лаек булган иде. Аннан алдагысы елда Сергей Петрушенко шулай ук лауреат исемен яулады. Конкурсның төбәк турына Зәй данын быел кем яклаячагы тиздән ачыкланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100