Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә хоккейчы Артем Лукоянов мастер-класс күрсәтте
Бәйрәмнең икенче өлешендә мөмкинлекләре чикле балалар белән боз өстендә эстафета ярышлары оештырылды.

(Зәй,26 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Кичә Зәйдә “Добрый лед” дип аталган спорт бәйрәме үтте. Шунысы игътибарга лаек, чарада Россия чемпионы, 2017-2018 сезонда “Ак Барс” хоккей клубы составында Гагарин Кубогын отуда катнашкан хоккейчы Артем Лукоянов катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бәйрәмдә ул “Яшьлек” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең иң яхшы яшь спортчыларын бүләкләүдә катнашты, Зәйнең яшь хоккейчыларына мастер-класс күрсәтте.
Бәйрәмнең икенче өлешендә мөмкинлекләре чикле балалар белән боз өстендә эстафета ярышлары оештырылды, шәһәрнең хоккей командалары арасында дусларча очрашу турниры үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз