news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә хоккей буенча Бөтенроссия турниры булды

Ярыш барышын Олимпия чемпионы үзе күзәтте

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда яшүсмерләр арасында хоккей буенча якташыбыз, Олимпия чемпионы Евгений Давыдов призына Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларда “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Яшьлек” (Зәй), “Лада” (Тольятти), “Челны” (Чаллы), “Дизель” (Пенза), “Ижсталь” (Ижау), “Южный Урал” (Орск), “Нефтяник” (Әлмәт), командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Нефтяник” (Әлмәт) командасы җиңүче дип табылды. Ярыш барышын Олимпия чемпионы үзе күзәтте, дип яза Зәй җирле басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot