news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә хезмәт хакы бурычлары өчен бер оешма җитәкчесе дисквалификацияләнде

Аның 35 хезмәткәргә хезмәт хакы буенча бурычы җыелган

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Зәй шәһәр прокуратурасы эшчеләргә үз вакытында хезмәт хакы түләмәү очраклары буенча җитди тикшерүләр үткәреп, законлы чаралар күрүне активлаштырды. Соңгы тапкыр шундый тикшерүләр “Зәй агрохим” ҖЧҖдә үткәрелде. Биредә 35 хезмәткәргә 2522999,38 сум күләмендә хезмәт хакы бурычы җыелуы ачыкланды. Шәһәр прокуратурасы җәмәгать судьялары аппаратына әлеге оешмадан 1983209,99 сум күләмендә хезмәт хакы бурычын түләттерүне сорап документ юллады. Бу мәсьәлә тикшерү стадиясендә. Моңа өстәп, оешма җитәкчесенә карата административ хокук бозу буенча эш кузгатылу да соралды. Нәтиҗәдә, җитәкче бер елга кадәр әлеге урынны биләмәү шарты белән дисквалификацияләнде, дип белдерә “Зәй офыклары” газетасы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100