news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә хезмәт алдынгылары бүләкләнде

Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда 2017 елга нәтиҗә ясау чарасында намуслы тырыш хезмәт куючылар игътибардан читтә калмады.

(Зәй, 2 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә хезмәт алдынгылары бүләкләнде, дип яза җирле басма.

Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда 2017 елга нәтиҗә ясау чарасында намуслы тырыш хезмәт куючылар игътибардан читтә калмады. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, физик культураны һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен район Советы депутаты, республика "Чаңгы һәм биатлон Федерациясе" вице-президенты, «Спорт әзерлек үзәге» дәүләт автоном учреждениесе баш тренеры Эдуард Галиевка Татарстан Президенты, күпьеллык тырыш хезмәте һәм үсемлекчелеккә зур өлеш кертүе өчен “Зәй” агрофирмасы баш агрономы Нияз Закирҗановка Министрлар Кабинеты, район мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршинага Мәдәният министрлыгы Рәхмәте белдерелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан район агросәнәгать ветераны Замир Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы, районда физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне, милли көрәшне популярлаштырганы өчен район башлыгының иҗтимагый булышчысы, милли көрәш буенча спорт остасы, Татарстанның атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллинга, актив эшчәнлеге өчен район Советы депутаты, «Агрокөч» холдингының терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча генераль директоры урынбасары Владимир Егоровка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100