news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Хач ману бәйрәмендә суга чуму өчен махсус урыннар турында билгеле булды

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Хач ману бәйрәмен билгеләп үтә.

 Зәйдә Хач ману бәйрәмендә суга чуму өчен махсус урыннар турында билгеле булды
http://zainsk-rt.ru

(Зәй, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары»). Зәйдә Хач ману бәйрәмендә суга чуму өчен махсус урыннар булдырылган. Алар — Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмә, Әлкин һәм Ал.Бистәсе авылларында махсус коену урыннары.

Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Хач ману (Крещение) бәйрәмен билгеләп үтә. Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия дип санала.

Зәйдә Свято-Троицк чиркәвендә бәйрәмгә каршы 18 гыйнварда кичке сәгать 4тән һәм Иске Зәйдәге Крестовоздвижение чиркәвендә төнге сәгать 10да һәм Качману көнендә иртәнге сәгать 10да, Ал. Бистәсе һәм Кара-Елга авыллары чиркәүләрендә 19 гыйнварда көндезге келәүләр булачак.

Качмануда су коенырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә махсус урын көйләнгән. Биредә коенырга теләүчеләр өчен уңайлыклары булган чишенү-киенү урыннары эшләнгән. Хач ману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырылган, иминлекне тәэмин итүгә махсус хезмәтләр җәлеп ителә. Шулай ук районның Әлкин һәм Ал.Бистәсе авылларында да коену өчен махсус урыннар булдырылган.

Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк. Шуңа күрә аерым саклык чараларын үтәргә кирәк. Табиблар кискен һәм хроник (көчәйгән чорында) чирләр — тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр, күз, сулыш органнары, ашказаны, тире авырулары булган кешеләргә суга керергә ярамавын искәртә.

Суга чуму бары тик махсус җиһазландырып ясалган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.

Бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк. Су эчендә 1 минуттан артык торырга ярамый. Суга чумып чыкканнан соң, сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк. Җиләк-җимешләр салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100