Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә хәйрия ярминкәсендә укучыларга яңа һәм яхшы сакланган киемнәр тәкъдим ителде
Ярминкә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында үткәрелә.
(Зәй, 19 август, "Татар-информ", "Зәй офыклары",Николай Шамионов). Зәй районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә 25 июльдә башланган иде. Яшьләр эшләре идарәсе балаларга мәктәп әсбаплары, өс һәм аяк киемнәре җыю буенча күп кенә чаралар үткәреп, мохтаҗларга тарату өчен шактый гына уку кирәк-яраклары, аяк, өс киемнәре туплауга иреште, дип яза җирле басма.
Идарәнең волонтерлар эшчәнлеге буенча белгече, “Кайгырту” хәрәкәте кураторы Гөлшат Кәримова әйтүенчә, зәйлеләр, акция турында ишетеп, Ленин урамы 26 ”А” адресы буенча урнашкан “Сәламәтлек мәктәбе”нә көзге-кышкы киемнәр китергән. Әмма ул әлеге чарага халыкның пассив булуын да билгеләп үтте. Әйберләр башлыча яшьләр идаресендә хезмәт куючылар һәм эшмәкәрләр тарафыннан тапшырылган.
- Эшмәкәрләрнең мәрхәмәтлелеге хәйран калдырды. Шәһәребез базарында сату итүче бик күпләр балалар өчен кирәкле товарларны теләп бирделәр, - ди Гөлшат Кәримова.
Әлбәттә, ярминкә оештыру өчен өр-яңа кием-салым, шулай ук кулланышта булып, яхшы сакланганнары да җыелган. Авыр хәлдә яшәүче гаиләләр андыйлардан да баш тартмый.
Ярминкә буласы көн һәм аның вакыты турында алдан ук укучы балалары булган мохтаҗ гаиләләргә хәбәр ителгәнгә күрә, “Сәламәтлек мәктәбе”нә иртән үк балаларын ияртеп әниләр агыла башлады. Әнә аяк һәм өс киемнәре, спорт өчен кирәкле әйберләр, букчалар аерым киштәләрдә хуҗаларын көтеп тора. Теләгәнен сайлап ал! Бинага керү белән 12 яшьлек малайның күзе берсеннән-берсе матур галстукларга төште. Алып кара, әйбәтләп сайла, ди аңа әнисе. Малай белән әнисе ярминкәдән шактый әйберләр - берничә күлмәк, аяк киеме һ.б. алды.
-Безнең кебек аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен мондый ярминкәләр бик кирәк. Оештыручыларга рәхмәт,- диде исемен әйтергә теләмәгән бер әни.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә әле нокта куелмады. Бу көннәрдә шәһәрдә аның кысаларында тагын берничә чара узачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз