Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә хәрбиләргә куелган һәйкәл янып беткән
Һәйкәл композит материалдан ясалган булган.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Зәйдә Җиңү бульварында тора торган «Азат итүче сугышчы» һәйкәле янган.
«Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйттеләр.
Янгын турында хәбәр бүген 18.39 сәгатьтә 101номерына килгән. Һәйкәл композит материалдан ясалган булган. Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.
Янгын сүндерүчеләр утны тиз сүндереп бетергән, тик һәйкәл янып беткән. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, янгын урынына Зәй прокуроры урынбасары килгән. Әлеге факт буенча тикшерү оештырырга кушылган.
Соңрак билгеле булганча, һәйкәлгә ут кабу балалар шуклыгы аркасында килеп чыккан. Агентлыкның үз чыганагы белешмәсе буенча, күзәтү камералары берничә яшүсмерне төшереп алган. Алар янгын булган урыннан качып киткән.
Агентлыкның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, биредә өч-дүрт үсмер ут белән шаяра. Алар арасында кыз бала да була. Бер мизгелдә конструкциянең бер өлешенә ут каба, аннары ялкын һәйкәлнең үзенә дә күчә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз