news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә грант акчасы китапханә төзекләндерүгә киткән

Зәй районының Түбән Биш авылы китапханәсе “Иң яхшы китапханә” номинациясендә җиңү яулаган

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Икенче ел рәттән республика Мәдәният министрлыгы авыл җирләрендәге китапханәләрне, мәдәният учреждениеләренең хәлен яхшырту өчен “Иң яхшы мәдәният учреждениесе”нә бәйге игълан итә.

Зәй районының Түбән Биш авылы китапханәсе “Иң яхшы китапханә” номинациясендә җиңү яулады. Китапханәче Лариса Кузнецова китапханәне модульле итүгә ирешә. Фондта 14 мең басма исәпләнә. "Модульле китапханәнең өстенлеге шунда: телевизор, компьютерлар, принтер, проекторлар бар", - ди Лариса Кузнецова. Заманча технологияләр кулланып оештырылган чараларга укучылар кызыксынып йөри икән.

Республика бюджетыннан бүленгән акча өлешчә китапханәне төзекләндерү, жиһазлауга тотылачак, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot