Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә гаиләгә һәм опекага алынган балалар проблемалары буенча түгәрәк өстәл үтте
Очрашуда сүз кабул ителгән гаиләләрдәге һәм опекага алган балаларның законлы хокукларын яклау турында барды.
(Зәй, 1 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офылары", Николай Шамионов). Кичә Зәйдә ятим балаларны тәрбиягә алучылар һәм опекуннар белән түгәрәк өстәл узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов алып барды. Бу турыда җирле басма яза.
Чарада башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Светлана Филюшина, шәһәр прокуроры Ринат Кәримов,социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, суд приставлары, балигъ булмаганнар белән эшләү структуралары вәкилләре катнашты.
Опека һәм попечительлек бүлегенең агымдагы елдагы эшчәнлеге турында Светлана Филюшина чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүгенге көндә бүлектә ятим һәм әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган 102 бала исәптә тора, 15 бала - гаиләләргә тәрбиягә, 15е әти-әниләре рөхсәте белән опекага алынган.
Агымдагы елда шундый категориядәге 17 бала ачыкланган. Баларның икесе үзенең гаиләсенә кайтарылган, тугызы опекага, алтысы балалар йортына бирелгән.
Очрашуда сүз кабул ителгән гаиләләрдәге һәм опекага алган балаларның законлы хокукларын яклау турында барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз