Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәйдә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен спорт бәйрәме оештырылды
Бозда аралашу балаларга уңай кәеф бүләк итте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Зәй, 28 апрель, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда “Игелекле боз” спорт бәйрәме оештырылды. Чарага мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде. Күңелле музыка астында балалар төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, тюбингларда шудылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Очрашу “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белән берлектә Россия чемпионы, “Ак Барс” хоккей командасы составында Гагарин Кубогы иясе Артем Лукоянов катнашында үткәрелде.
“Ак Барс” хоккей клубы уенчысы Артем Лукоянов автографы белән кечкенә призлар тапшыру балалар өчен тагын бер күңелле сюрприз булды.
Мондый гаиләләр көн саен мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыгарга авыр булган кыенлыклар белән очраша, шуңа күрә мондый чараларны үткәрү тормышка мөнәсәбәтне үзгәртергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, мондый уеннарда катнашу организмны чыныктыра, чөнки физик үсеш теләсә кайсы бала өчен мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз