Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә ферма тутырып мал асрыйлар
Узган ел әлеге программага кергән Черновлар сыер малын сигез башка җиткерде.
(Зәй, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй районының Поповкасы күп итеп мал-туар асраучы шәхси хуҗалыкларга бай җирлек. Биредәге крестьян һәм шәхси хуҗалыклар төрле программалар буенча субсидия ала, дип яза җирле басма.
Җирлектән ике гаилә мини-ферма төзү программасына кереп кече фермалы булды. Узган ел әлеге программага кергән Черновлар сыер малын сигез башка җиткерде.
Черновлар гаиләсе авыл башындагы йортларның берсендә гомер итә. Гаилә башлыгы Василий бүгенге көндә үзенең “КамАЗ” машинасы белән “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте басу-кырларыннан татлы тамыр ташый.
-Сезонга 300- 350 мең сум акча эшләп була, моның өчен машинаны төзек тотарга тырышам, - ди ул.
Аның тормыш иптәше Ирина Иске Зәй бистәсендә бер эшмәкәр пекарнясында хезмәт куя. Эшкә барган уңаенда хуҗалыкта җитештерелгән сөт һәм сөт продуктлары сатып кайта. Черновлар хуҗалыгында терлекләр 14 баш исәпләнә.
-Черновлар җирлекнең тырыш гаиләсе. Алар ике ул, бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр, - ди җирлек башлыгы Руслан Хабибуллин.
Никита Иске Зәй мәктәбендә беренче класста укый. Артем белән Анастасия исә балалар бакчасына йөри. Көндезләрен йорт, ишегалды алардан бушап кала. Кичен инде Черновлар йорты бала-чага чыр-чуына күмелә. Берничә елдан алар кул арасына керә башлаячаклар.
Авыл йөзен аның булдыклы, тырыш, эшкә үҗәт халкы бизи, дип юкка әйтмиләр. Черновалар хуҗалыгы - үзе бер зур биләмә. Элекке терлек өчен каралты-куралар артына яңа кечкенә ферма өстәлгәч, бер комплекс булды. Искеләрен тора-бара сүтәчәкбез, ди гаилә башлыгы.
Малкайлары сәламәтлегенә аеруча игътибарлы хуҗалар. Җитештерелгән продукция кеше сәламәтлегендә чагылыш таба бит. Терлек азыгын да җитәрлек әзерләгәннәр. Пай җиренә бирелгән икмәк, “Нива” ширкәтеннән азык белән булышлык итүләр дә ярап куя, ди Чернов.
Иң мөһиме теләк бар, теләк булса, барысын да эшләргә, мул-җитеш тормышта яшәргә була, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз