news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә эшсезләр вакытлыча эш урыннары белән тәэмин ителә

Сезонлы хезмәтләргә 362 кеше тартылган

 (Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). Зәй мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарның керемен күтәрү, социаль авыр хәлдә калганнарга ярдәм йөзеннән, кешеләрне вакытлыча эш урыннары белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. 9 ай нәтиҗәләре буенча матди түләүләр белән җәмәгать эшләренә яки сезонлы хезмәтләргә 362 кеше тартылган. Хәзер исә аларның саны тагын да артуга бара. Бу уңайдан куелган план 120 % ка үтәлгән, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot