news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә эшмәкәрлек өлеше 19 процент тәшкил итә

Зәй район башлыгы Разиф Кәримов эшмәкәрләр белән очрашты.

(Зәй, 8 декабрь, “Татар информ”,  “Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй район башлыгы Разиф Кәримов эшмәкәрләр белән очрашты. Ул эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, алга таба да районда эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм булачагын ассызыклады, дип яза җирле басма.

Районда бүгенге көндә 347 кече предприятие, 1174 эшмәкәр исәпләнә. Кече эшмәкәрлек субъектларының иң күп өлешен күпләп һәм ваклап сату эшчәнлеге алып баручылар тәшкил итә: алар - 24 процент, төзелеш оешмалары исә 17 процент белән билгеләнә. Эшмәкәрлек субъектларының 14 проценты күчемсез милек операцияләре, аренда һәм төрле хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. 10-11 процентны эшкәртү, транспорты һәм элемтә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре били. Тулаем алганда, район икътисадында эшмәкәрлекнең өлеше 19 процент тәшкил итә. Очрашу актив аралашу формасында, “Энергетик” мәдәният сараеның икенче катында яңа форматта узды. Эшмәкәрләр сораулары контрольгә алынды, аларга эш өчен кирәкле мәгълүмат бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100