news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә эшмәкәргә карата эш кузгатылган

Хәзерге вакытта әлеге эш судка җибәрелгән.

(Зәй, 17 декабрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәй шәһәр прокуратурасы җиңел сәнәгать тармагында законнар үтәлешен тикшерүе турында хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Тикшерү нәтиҗәсендә шәһәрнең бер кибетендә балаларның өс һәм аяк киемнәре маркировкасыз, этикеткасыз сатылуы, шулай ук товарның җитештерүчесе, эшләнү вакыты турында бернинди дә мәгълүмат булмавы (рус телендә аңлатмасы) ачыклана. Тикшерү нәтиҗәсе буенча шәхси эшмәкәргә карата Административ хокук бозу эше кузгатылган. Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 15.12 маддәсе 2нче өлеше нигезендә товар конфискацияләнә, аңа арест салына. Хәзерге вакытта әлеге эш судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot