news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә эшче яшьләр шаянлыкта һәм тапкырлыкта ярышты

Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Зәйдә эшче яшьләр шаянлыкта һәм тапкырлыкта ярышты
zainsk-rt.ru

(Зәй 1 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә эшче яшьләр командалары арасында көзге КВН уеннары башланды. Узган җомгада “Энергетик” Мәдәният сарае сәхнәсендә 6 команда, берсеннән берсе уздырып, шаянлык һәм тапкырлыкта ярышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Беренче очрашуда “Молодежка” (яшьләр эшләре идарәсе), ”Спортчылар” (физик культура, спорт һәм туризм идарәсе), “Бишенче тәгәрмәч” (“Аккурайд Уилз Руссия” ҖЧШ), “Ак энергия” (“Зәй шикәре” АҖ һәм “ТатЭК” ҖЧШнең җыелма командасы),”Укытучы өчен кыңгырау” (мәгариф идарәсе) һәм “Дүрт торба” (ГРЭС) командалары “Сәламләү” һәм СТЭМ (студентларның эстрада миниатюралары театры) программалары өчен әзерләнгән тамашалары белән чыгыш ясады.

Беренче уенда ук командалар үз йөзен күрсәтә алды. Язгы уеннарда ГРЭС командасына тиңнәр булмаган иде. Бу юлы да жюри лаеклы рәвештә “Дүрт торба” командасын 1нче урынга лаек дип тапты. “Молодежка”- 2нче һәм ”Укытучы өчен кыңгырау”командасы - 3нче урында.

Эшче яшьләр уеннарын караган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков Зәйдә КВН хәрәкәтенең үсештә булуын, яшьләребезнең сәхнәдә осталыклары арта баруын билгеләп үтте.

Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Әлеге очрашу финал алды уеннары булды. Киләсе уеннар декабрь аенда булачак. Анда 2019 елның төп җиңүчесе ачыкланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100