news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә эшче яшьләр ГТО нормаларын тапшыра башлады

Алар йөгерде, турникта тартылды...

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Зәйдә эшче яшьләр, яңгыр явып торуга карамастан, ГТО нормасын үтәргә күпләп җыелды. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә - педагоглар, 7нче мәктәптә оешма, предприятиеләр эшче яшьләре сынау тотты. Аеруча үзәк дәваханә, ГРЭС, район башкарма комитеты, “Зәй су каналы”, милек мөнәсәбәтләре палатасы, яшьләр эшләре, мәдәният, спорт идарәләрендә хезмәт куючылар активлык күрсәтте. Алар 60, 100, 300 метр арага йөгерүдә, турникта тартылуда, яткан җирдән гәүдәне күтәрүдә, “Челнок” йөгерүендә ГТО нормаларын тапшырдылар, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot