news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә эш урынына бәйге үткәрелә

Зәйдә эш урынына бәйге үткәрелә

(Зәй, 27 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәй муниципаль районы башкарма комитеты, башкарма комитетның эшләр идарәчесе вакантлы муниципаль хезмәт урынына бәйге игълан ителүе турында хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Бәйге 17 августта иртәнге 9 сәгать 30 минутта Зәй шәһәре Крупская урамы 6нчы йорт адресы буенча 70нче бүлмәдә уздырылачак. Бәйгенең шартлары, кандидатларга таләпләр, документларның исемлеге һәм формасы, хезмәт килешүе проекты http :// zainsk . tatarstan . ru / сайтында урнаштырылган.

Документлар эш көннәрендә, әлеге белдерү массакүләм матбугат чараларында басылып чыкканнан соң 20 көн эчендә иртәнге сәгать 8 дән кичке 5 кә кадәр Крупская урамы 6нчы йорт адресы буенча 63нче бүлмәдә кабул ителә (төшке аш вакыты: көндезге 12дән 1гә кадәр).
 

news_right_1
news_right_2
news_bot