news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә "Эш белән тәэмин итүче көне" узды

“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә “Эш белән тәэмин итүче көне” узды.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә "Эссен Продакшен АГ" акционерлык җәмгыяте катнашында “Эш белән тәэмин итүче көне” узды, дип хәбәр итә район басмасы.
 
Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 38 эш урынына 6 вакансия тәкъдим ителде, бушлай вахта йөрүе, эш шартлары һәм эш эзләүчеләргә таләпләр, медицина хезмәте үтү кирәклеге турында  мәгълүмат бирелде. Тәкъдим ителгән вариантлар буенча эш тапмаучы гражданнар мәшгульлек үзәге базасында булган вакансияләр һәм “Россиядә – эш” порталы мөмкинлекләре  белән таныштылар.
 
Ярминкәгә барлыгы 16 кеше килде, аларның 5се даими эш урынына юллама алды.
 
Әлеге оешмага эшкә чакыру дәвам итә, кызыксынучылар “Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесендә 8(85558) 7-15-43  телефоны буенча кирәкле мәгълүматны ала ала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100