Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә энергетиклар хезмәт династияләре белән сайлауларга килде
Предприятиедә хезмәт династияләре дә шактый.
(Зәй, 18 март, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Николай Шамионов). Зәй энергетиклары сәяси тормыштан бервакытта да читтә тормады. ГРЭСта хезмәт куючылар эшләре шактый киеренке булган чорларда да сайлауларда катнашырга вакыт таптылар, һәрвакыт активлык күрсәттеләр. Алар әлеге традициягә тугры калып, бүгенге сайлауларда да гражданлык бурычын үтиләр. Зәйдә энергетиклар хезмәт династияләре белән сайлауларга килде, дип яза район газетасы.
"Станциядә хезмәт куючыларның күпчелеге биш көнлек эш режимында булса, сайлау көнендә вахтада булучыларның бер өлеше сайлауга иртән сменадан чыккач, икенче өлеше исә кичке якта килә. Предприятиедә хезмәт династияләре дә шактый. Шуларның берсе – Людмила Һәм Юрий Герасимовлар. Алар икесе дә гомер буе ГРЭСта хезмәт куйдылар, хәзер исә лаеклы ялда. Аларның улы Михаил - станциядә электр цехы башлыгы. Киленнәре Ольга “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында физик куль тура инструкторы булып эшли", - диелгән әлеге хәбәрдә.
Юрий Сергеевич һәм Людмила Александровна шәһәрнең 3нче мәктәбендә урнашкан 1440нчы сайлау участогында, Ольга һәм Михаил татар гимназиясендәге 1436нчы сайлау участогында сайлаган.
"Безнең әти-әниләр сайлауларда һәрвакыт катнашып килделәр. Безне дә ил язмышы хәл ителгәндә читтә тормаска өйрәттеләр. Хәзер инде без үзебез бу мәсьәләдә балаларга үрнәк күрсәтәбез", - дигәннәр Ольга һәм Михаил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз