Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә электрон сайлау җайланмалары урнаштырылган
20 сайлау участогының алтысында тавышны электрон рәвештә бирергә мөмкин.
(Зәй, 18 март, «Татар-информ», Николай Шамионов). Зәй шәһәрендә 20 сайлау участогының алтысында тавышны электрон рәвештә бирү җайланмалары урнаштырылган.
Электрон сайлау җайланмасы узган Президент сайлауларында районның Иске Тәкмәк авылы сайлау участогында кулланылган иде.
Бу ысул белән сайлау тәртибен үзләштерү өчен башта махсус тренажерларда өйрәнеп карау мөмкинлеге тудырылды. Сайлаучыга штрих-кодлы сайлау бюллетене бирелә. Ул аны электрон җайланма аша активлаштыра. Экранда кандидатлар исемлеге пәйда булгач, теләгән кандитат өчен, тиешле урынга басып, тавыш бирелә.
"Тавышны электрон рәвештә бирүнең бернинди авырлыгы да юк. Сайлауга яңа технологияләр кертү бик яхшы, без заман белән бергә атларга тиеш", - диде әлеге ысул белән тавыш биргән Дмитрий Иванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз