news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәйдә “Ел укытучысы-2018” конкурсында катнашучылар мастер-класслар күрсәтте

Анда 8 педагог “Ел укытучысы”, 5 укытучы “Педагогик дебют” номинацияләрендә педагогик осталыкта ярышты

(Зәй, 28 ноябрь, "Татар-информ","Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә “Ел укытучысы-2018” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы дәвам итә. Аның кысаларында  шәһәрнең 3нче мәктәбендә конкурста катнашучылар мастер-класслар күрсәтте. Бу турыда җирле басма яза.

Анда 8 педагог “Ел укытучысы”, 5 укытучы “Педагогик дебют” номинацияләрендә педагогик осталыкта ярышты. Алар чыгышын мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Конкурсның төбәк этабында Зәй данын кемнәр яклаячагы әлегә билгесез. Бәйгенең төбәк туры декабрь аенда булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot