Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә “Ел тәрбиячесе”конкурсы бара
Конкурсның финалында 1,2,3 нче урыннарны яулаган тәрбиячеләр Зәй данын төбәк конкурсында яклаячак.
(Зәй, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә инде икенче атна “Ел тәрбиячесе -2018” республика конкурсының муниципаль этабы (сайлап алу) бара. Быелгы конкурста шәһәр балалар бакчаларыннан 17 тәрбияче катнаша. Аларның шактые жюри алдында осталыгын күрсәтте инде, дип яза җирле басма.
Кичә “Тылсымлы әкият” бакчасында тагын 5 педагог – Елена Бурый (“Тату гаилә” бакчасы), Ирина Горячева (“Уймак кыз”), Ләйлә Зарипова (“Алтынчәч”),Ирина Ковальчук (“Кыңгырау чәчәк”) һәм Лилия Сергеева (“Энҗе”) балалар белән эшләүдә ачык шөгыль күрсәттеләр. Аларның һәркайсы төрле төркемгә йөрүче сабыйлар белән уеннар һәм әкият аша тәрбия бирү осталыгында үзләрен сынады. Шунысын әйтик, конкурсның сайлап алу турыннан соң финалга 7 педагог чыгачак. Аңа кадәр аларның барысы да эшчәнлек буенча “Презентация” бәйгесе аша үтәчәк.
Конкурсның финалында 1,2,3 нче урыннарны яулаган тәрбиячеләр Зәй данын төбәк конкурсында яклаячак. Анда җиңүчеләр конкурсының төп финалына чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз