Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә ел нәтиҗәләре буенча милли көрәш үсеш алган өч район бүләкләнәчәк
2016 елда Мамадыш, Кукмара һәм Балтач район көрәшчеләре яхшырак чыгыш ясаган.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Көрәш турнирының иртәгә – 10 февральгә, билгеләнгән ачылу тантанасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләрне бүләкләр көтә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде.
«Барлык төр ярыш нәтиҗәләре буенча командалар арасында Мамадыш, Кукмара һәм Балтач районнары беренче өчлеккә күтәрелде. Аларның үкчәсенә кемнәр басып киләме? Беренче унлыкта – Биектау, Теләче, Яңа Савин, Түбән Кама, Актаныш, Арча һәм Саба районнары. Көрәшнең торышы иң начар булган төбәкләр рәтендә – Югары Ослан, Бөгелмә, Тәтеш, Баулы, Лениногорск, Кайбыч һәм Спас районнары бар», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
Аның әйтүенчә, моннан тыш иң яхшы көрәшчеләр, тренер һәм көрәш темасын яктырткан журналистлар да үз бүләген алачак.
Исегезгә төшерәбез, бүген республика һәм күрше-тирә төбәкнең иң көчле көрәшчеләре Зәй шәһәренә җыелды. Алдагы ике көндә – 10-11 февральдә, шәһәрнең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. Быел ул 54 нче мәртәбә уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз