Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә "Ел хатын-кызы” бәйгесенең төбәк туры ачылды
Анда Сарман, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Зәйдән 52 конкурсант үзләрен сынады.
(Зәй, 9 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Ел саен республикабызда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" конкурсы үткәрелә. 8 февральдә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда зона туры узды.
Анда Сарман, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Зәйдән 52 конкурсант үзләрен сынады.
Зәй данын "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә Наталья Федина, "Өченче буын героинасы"нда Фәния Әгъзамова, "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Шәмсия Клушева, "Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият" номинациясендә Әминә Зарипова, "Хатын-кыз - бизнес-леди"да Ирина Токмашова, "Ир-ат - лидер"да Ростислав Аладышкин, “Һөнәрем - язмышым"да Валентина Попова, "Хатын-кыз – ел үрнәге"ндә Регина Салихова яклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз